Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай 3 нче мәктәбен тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләре 90 баллдан артык

Аксубай 3 нче мәктәбен тәмамлаган сигез чыгарылыш укучысының рус теле, математика һәм химия буенча БДИ нәтиҗәләре 90 баллдан артык.

Бүгенге көндә дүрт фән: рус теле, математика, тарих һәм химия буенча нәтиҗәләр билгеле. Һәм бу мәктәп өчен бик тә уңышлы.

Бигрәк тә Милена Овчинникованың нәтиҗәләре тәэсирләндерә. Ул ике фәннән: рус теле һәм химиядән 100әр балл җыйган.

– Бу нәтиҗәләр – мәктәптә уку елларында тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып торган Милена өчен генә түгел, ә аның укытучылары – Юлия Юрьевна Дмитриева һәм Зинаида Аркадьевна Козлова өчен дә йолдызлы сәгать, – дип билгеләп үтте мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Марина Юрьевна Әхмәтҗанова. – Билгеле бер дәрәҗәдә алар профессионализмга тест та булып тора. Зинаида Аркадьевнаның дүрт тәрбияләнүчесе: Ландыш Гафиятуллина, Эльвина Аюпова, Татьяна Золина һәм Ралина Садкованың нәтиҗәләре 90 баллдан артык. Зәринә Шакированың нәтиҗәсе – 84 балл. Юлия Дмитриеваның укучысы Зәринә рус теле буенча 91 балл җыйган.

Семенова Татьяна Павловна укучыларының да рус теленнән имтихан нәтиҗәләре буенча баллар югары: Ангелина Глушкова –94, Алинә Хәмәтшина – 97, Анна Ермолаева 89 балл җыйган.

Безнең мәктәптә математикадан имтиханнар нәтиҗәләре дә үрнәк. Галина Анатольевна Хуҗиәхметованың дүрт укучысы БДИ йомгаклары буенча 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйганнар. Болар – Алинә Хәмәтшина (86 балл) Кирилл Мулеев, Анна Ермолаева һәм Анатолий Мельников.

erid: 2Vtzqw6pLty

Укытучы Татьяна Георгиевна Удиярованың укучысы Ризван Сабиров тарих буенча БДИда 87 балл җыйган.

Мәгълүм булганча, җәмгыять белеме һәм физика буенча имтиханнар нәтиҗәләре – 18 июньнән дә соңга калмыйча, биология һәм география буенча нәтиҗәләр – 19 июньнән дә соңга калмыйча, чит тел һәм информатика буенча нәтиҗәләр 23 июньдә игълан ителәчәк.

– Мәктәпнең әле тагын үз укучыларының яңа казанышларына куанырга сәбәпләре булуына ышанып калабыз, – ди Марина Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев