Яңа ел тамашасы яхшы кәеф бүләк итте
Безгә быел Яңа ел тамашасын Яңа Үзи авылының мәдәният йортында карарга насыйп булды. Һәр бәйрәмне матур итеп оештыруларын белә идек. Бу юлы да бәйрәм кичәсен сокланырлык үткәрделәр. Мөгаен, мәдәният йортына килүчеләрнең берсе дә үкенеп китмәгәндер. Авылга керүгә үк матур итеп бизәлгән мәдәният учагы гына түгел, шундый ук шәхси йорт хуҗалыклары...
Безгә быел Яңа ел тамашасын Яңа Үзи авылының мәдәният йортында карарга насыйп булды.
Һәр бәйрәмне матур итеп оештыруларын белә идек. Бу юлы да бәйрәм кичәсен сокланырлык үткәрделәр. Мөгаен, мәдәният йортына килүчеләрнең берсе дә үкенеп китмәгәндер. Авылга керүгә үк матур итеп бизәлгән мәдәният учагы гына түгел, шундый ук шәхси йорт хуҗалыклары да безне балкып торган утлары, әкияти сыннары белән каршы алды. Авыл халкы үз күңелен үзе күрә, ягадан бәйрәм көтми. Олысы, кечесе мәдәният үзәгенә ашыгалар иде. Ә монда исә зал халык белән шыгрым тулган. Бәйрәм тирәсендә авылга кайтучылар күп була, аллага шөкер! Тамашачыларны зәвык белән бизәлгән чыршы каршы алып торды.
Тамашаны бер төркем яшьләр башлап җибәрде. Алып баручылар - Булат, Ләйлә, Гөлшат, Инсаф үзләренә мөлаем йөзләре, сәнгатьле сөйләмнәре белән җәлеп итеп тордылар. Кичәдә шулай ук олылар да катнашты. Үтиморатова Нәзирә, Әбделманова Мәүлия, Таһирова Равия кебек ханымнарның җырлары халык күңелен тетрәндерде.
Залда Кыш бабай белән Кар кызының пәйда булуы тамашаны тагын да җанландырды. Кыш бабай юмартлыгы белән аерылып торды - бүләкләрне мулдан таратты, авылга кайтып урнашкан яшь гаиләнең дә күңелен күрергә онытмады. Шул ук вакытта 35 ел бергә гомер иткән Сәмигуловлар гаиләсен дә котлады ул.
Кичәне оештыручыларга киләчәктә дә авыл халкын шулай берләштерә алган чараларны үткәрергә насыйп булсын, иҗади уңышлар теләп калабыз. Яңа 2017 ел барыбызга да сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев