Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кире элемтә

Ышанычлы адымнар сиңа, Аксинья!

Район газетасы 12 яшьлек Аксинья Шашинага операция өчен акча җыю турында игълан иткән иде.

Кызга арка миенә операция ясау өчен ярты миллион сумнан артык акча кирәк булды. Аксинья Валентина һәм Николай Шашиннар гаиләсендә дүртенче бала. Ул бер килограммнан аз гына күбрәк авырлыкта, йөклелекнең 28-29 атнасында вакытыннан алда туган. Табиблар кызчыкның гомере өчен көрәшәләр, күңелсез фаразлар ясыйлар. Дөньяга килгәннән соң сабый өч ай хастаханәдә була, 12 ел эчендә Шашиннар, Татарстанның һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бушлай һәм түләүле ярдәм алырга тырышып, бик күп клиникаларда, тернәкләндерү үзәкләрендә булалар.

Ата-ана билгеләп үткәнчә, Аксиньяның һәр тернәкләнүе үсештә уңыш китерә. Ул утырырга, басарга өйрәнә. Өч яшендә сөйләшә башлый. Аксиньяның йөреп китүе турындагы өмет әти-әнисендә Мәскәүгә доктор Дмитрий Зиненкога барганнан соң туа. Әмма арка миенә операция ОМС полисы буенча бушлай хезмәт күрсәтүгә керми.

Кызның әнисе – Валентина Власовна, төрле хәйрия фондларына мөрәҗәгать итә, әмма файдасыз. Операцияне августка билгелиләр, вакыт бик аз кала, ә кирәкле сумма җыелмаган. Акча җыюда безнең редакция дә ярдәм итәргә карар итте. Ярдәм җыюга без үзебез дә кушылдык, дусларны, абунәчеләрне, хезмәттәшләрне дә җәлеп иттек.

Гомуми тырышлык белән кирәкле сумма җыелган. Гаиләнең туганы зур ярдәм күрсәткән.

– Операция уңышлы узды. Нейрохирург хисап тотканча, ул мөмкин булганның барысын да эшләде. Аксинья үзен яхшы хис итә, үзенең яңа халәтенә ияләшә. Аңа хәзер баскычтан менүе җиңелрәк. Ул аякларын тоюы, йөрергә уңайлы була башлавын әйтә. Тик әлегә аны вертикальләштерәбез һәм махсус аппаратларда йөртәбез. Бу азрак уңайсызлану китерә. Әмма безнең кызыбыз түзем, сабыр, – дип билгеләп үтте Валентина Шашина. – Барлык туганнарга, якыннарга, безнең үтенечебезгә җавап биргән һәм операция өчен акча җыюда ярдәм иткән район халкына зур рәхмәт. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям һәм ихлас рәхмәтләремне белдерәм.

Аксинья әнисе белән операциядән соң инде икенче тернәкләнүне уза. Операциядән соң өч ай узгач, кызлар үзләренең элеккеге «күнегүләренә» кайтканнар. Табиблар физик яктан туктаусыз шөгыльләнүне дәвам итәргә киңәш итәләр. Хәтта яллар турында да уйларга кушмыйлар.

Шашиннар үҗәтлек белән шөгыльләнәләр. Гаилә Аксинья үзенең беренче мөстәкыйль адымнарын ясасын һәм бу адымнар көннән-көн ышанычлырак булсын өчен барысын да эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев