Хакимият тырыша, кешеләр битараф
Гомер буе Аксубайда яшәдем һәм аны туган җирем дип саныйм.
Үз районымны, район үзәген яратам, һәр җирдә барган уңай үзгәрешләргә сөенәм. Парклар, скверлар төзекләндерелә, чишмәләрне чистартып, аны яр буена әйләндерделәр. Җирле хакимият органнарының ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары булдыруда кайгыртуына игътибар бирми мөмкин түгел.
Район үзәге чәчәкләргә күмелеп утыра – предприятиеләр һәм оешмаларның территорияләрне ямьләндерүе сөендерә. Ә менә күпфатирлы йортлар турында алай дип әйтеп булмый. Аксубайда күп катлы йортларның үрнәк булырлык ишегаллары территорияләрен бармак белән генә санарлык. Күптән түгел спорт мәйданчыгы булган йорт ишегалдында булырга туры килде – яшәүчеләр аны үлән басуы, бик сирәк чаптыруларыннан зарландылар. Ә яшәүчеләр үзләре исә эскәмиядә көнбагыш чиертеп утырдылар һәм, бакчаларны бетерделәр һәм хәзер бернәрсә белән дә шөгыльләнеп булмый, дип зарландылар. Зар-моңның иге-чиге юк: спорт мәйданчыгын сез, йортта яшәүчеләр, балаларыгыз өчен урнаштырганнар бит. Аның торышы турында сез үзегез һәм балаларыгыз кайгыртырга тиеш. Шулай ук үзегезнең ишегалды территориясе турында да. Шәхси йорт ишегалдында хуҗадан башка беркем дә килеп тәртип урнаштырмаячак! Үзегез яшәгән йорт ишегалларында үзегез хуҗа булыгыз! Спорт мәйданчыгында шөгыльләнсәгез, аны үлән басмас иде. Бакчаны тартып алдылар – бу сәбәп түгел бит инде. Күрше йорт ишегалдындагы балалар уен мәйданчыгы турында да шуны ук әйтергә була! Боларның барысы да сез һәм балаларыгыз өчен төзелгән һәм төзекләндерелгән бит!
Элек әлеге йорт яныннан узып йөри һәм анда бакчаларның нинди торышта булуын исем китеп күзәтә идем. Чыннан да, кайберләренең – үрнәк, ләкин күбесенең чүп үләне баскан, корылмалар авышкан, кыйшайган иде. Юл белән янәшә бакчада экологик чиста яшелчәләр үсәме соң инде?
Минем йорт янында кечкенә генә участогым бар, ләкин мин чәчәкләргә өстенлек бирәм, бары тик роза гөлләренең генә йөздән артык сортын үстерәм. Әйләнә-тирәдә матурлык тудыру – ул үз-үзеңә мәхәббәт бит. Яшелчәләр өчен дә урын җитәрлек!
Күптән түгел район газетасында Мазилин урамындагы 16 нчы йортта яшәүче пенсионерка Зинаида Жаркованың ишегалды территориясен тәртиптә тотуы турында язылган мәкаләне укыдым. Редакция хәбәрчеләренә мондый кешеләргә карата игътибарлы булганнары өчен рәхмәт! Бу бүгенге көн геройлары! Бистә алар өчен – уртак йорт! «Иң чәчәкле бакча» бәйгесе өчен дә редакциягә аерым рәхмәт! Бәлки, шундый кешеләр һәм бәйге кемнедер илһамландырыр һәм күпкатлы йортларның ишегалларында чәчәк түтәлләре булдыру белән шөгыльләнергә дәртләндерер!? Моның өчен зур чыгымнар кирәкми бит.
Район үзәгендә махсус рәвештә берничә фото ясадым. Күпме буш урын бар, анда яшәүчеләргә чәчәк түтәлләре ясап, аларга иң гади тырнак гөлләр һәм бәрхет чәчәкләре генә булса да утыртырга ярыйдыр бит. Балалар да эш белән мәшгуль булыр иде, чәчәкләргә су сибәрләр, утарлар, тәрбияләрләр иде.
Күптән түгел генә яшь ананың балалар мәйданчыгы янындагы тротуардан себерке белән ком себергәнен күзәтеп тордым, ә өлкәнрәк күршесе: «Бу сиңа кирәкме, көненә икенче тапкыр себерәсең, барыбер сибәләр», – дип әйтте. Ә яшь хатын: «Кирәк. Монда бит минем балаларым һәм сезнең оныкларыгыз уйный. Без үскәндә мондый шартлар юк иде. Балалар барысын да сакларга, чиста тотарга кирәклеген белеп үсәргә тиеш. Һәм үз артыңнан тәртип урнаштырып калдырырга тиеш», дип җавап бирде. Өлкән яшьтәге ханым биргән соравыннан уңайсызланып куйды.
Хәтерегездәме, 90 нчы елларда район үзәгендә бистә советы «Безнең йорт, безнең ишегалды – аның турында без кайгыртырга тиеш!» дигән бәйге оештыра иде. Бу күршеләрне дә үзара берләштергән, балалар да бердәм булган, бөтен йортларны бергәләп бизәгәннәр! Ә хәзер Октябрь, Золин урамнарындагы йортларның ишегалларын котым очып күзәтәм. «Безнең ишегалды» программасы ишегалларына барып җитте, калган ишегалларын җәй буе төзекләндерделәр – асфальт җәйделәр, эскәмияләр урнаштырдылар. Җирле хакимиятнең халык турында кайгыртуына яшәүчеләрнең территорияләрне тәртиптә тотулары, чәчәк түтәлләре булдыру белән җавап кайтаруын күрәсе килә. Әлегә кайбер ишегаллары бик ямьсез, бараклар кебек.
Лидия П.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев