Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Укучыларның шалтыратулары буенча: канализацияне чистартканнар, подвалдагы торбаларны алыштыралар

Редакциягә Мазилин урамындагы 30нчы йортта яшәүчеләрдән борчулы шалтырату килде. Йортта яшәүче ханым подвалда канализация агып ятуын, идарәче компаниягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләренең игътибарсыз калуын хәбәр итте.

Без шунда ук «Аксубай бистәсе» идарәче компаниясе җитәкчесе Иван Семенов белән элемтәгә кердек, аңа мәсьәләнең асылын җиткердек.

– Проблема турында беренче тапкыр ишетәм, безгә мөрәҗәгать итмәделәр, заявкалар журналында мөрәҗәгать теркәлмәгән. Хәзер Шоссе урамындагы йортта авария эшләрен төгәллибез һәм мәсьәләне ачыкларбыз, – диде ул.

Урынга бару һәм хәлне ачыклау турында безнең хәбәрчебез белән килештеләр, тик без үз эшебез белән йөргән арада, идарәче компания җитәкчесе әлеге шалтырату буенча урынга барган һәм аннары безгә үзе шалтыратты.

– Бу йортта подвал бөтенләй юк – бары тик су белән тәэмин итү, канализация торбаларына техник хезмәт күрсәтү өчен урын гына бар. Ә менә канализация тулган, чүпләнгән, шуңа күрә бер урында торба басымга түзә алмаган һәм ага башлаган – «Нурлат җылылык челтәрләре» филиалына мөрәҗәгать иттек, якын арада канализацияне суыртачаклар. Ә без канализация тагын агармы-юкмы икәнен контрольдә тотачакбыз, – диде ул.

Без 30нчы йортта булдык. Үзенең исемен атарга теләмәгән хатын-кыз кичә дә идарәче компаниягә мөрәҗәгать итүе турында сөйләде, чыннан да, канализация аккан, тик урамда һәм проблема хәл ителгән.

– Шәхсән, ничек һәм кемнәр эшләгәнен күрмәдем, кибеткә киткән идем, ләкин сиздем. Канализация чокыры фатир тәрәзәсе астында гына урнашкан, шуңа күрә кич буе фатирны җилләтергә туры килде. Ләкин аның каравы барысы да эшли, – диде ул. – Ә подвалда нәрсә ага – белмим. Әгәр дә канализация агып чыкса – подъездда ис булыр иде, ә ул юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев