Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Полициянең район бүлеге тикшерүчеләре гаиләгә урланган акчаны кире кайтарырга ярдәм иткәннәр

ЭЭМ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан редакциягә хат килде:

«Бу җәйдә безнең гаилә зур бәлага юлыкты. Мошенникларга ышанып, без Ерак Себернең җиңел булмаган шартларында эшләп тапкан зур суммадагы акчадан мәхрүм калдык.

Моның ничек килеп чыгуын җентекләп сөйләп тормыйбыз, бары тик шуны гына әйтәбез, полиция бүлегендә гариза калдырганда, моның уңай нәтиҗәсенә бөтенләй өметләнмәдек.

Мин барысын да томан артындагы кебек кенә күргән хәлдә идем. Мине кәнәфигә утыртып, миңа кайнар чәй тәкъдим иткән бүлек хезмәткәрләренең игътибарлы күзләрен генә хәтерлим. Мондый мөнәсәбәттән мин бик тиз үз халәтемә кайттым һәм ике көн элек боларның барысының да ничек килеп чыгуы турында сөйли, безгә банктан дип шалтыраткан өч телефон номерын хәбәр итә алдым.

Мине кабинеттан озатканда, бүлек хезмәткәрләре мошенникларны һичшиксез табачакларына һәм җәза бирәчәкләренә, безгә акчаны кире кайтарачакларына өметләндермәделәр. Әмма, шуңа да кармастан, мин полиция бүлегеннән тынычланып киттем.

Тикшерүчеләр ике ай дәвамында безнең эш белән шөгыльләнгән вакытта, берничә тапкыр шалтыратып, мәсьәләне чишү өстендә эшләүләре турында хәбәр итеп, тынычландырып тордылар. Җинаятьчеләрнең табылуын белгәч, ничек сөенгәнебезне белсәгез! Мошенниклар республикадан читтә эшләсәләр дә, районыбызның эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре аларның кайда икәнлеген билгели алдылар. Нәтиҗәдә, кырыгалдарлар безгә бөтен акчаны кайтардылар.

10 ноябрьдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр һәм безнең ихлас күңелдән, чын йөрәктән аларны бәйрәмнәре белән котлыйсы һәм ерак командировкалар һәм күченүләр белән бәйле катлаулы һәм хәтта куркыныч эшләрендә уңышлар телисе килә. Авырлыклар кичергән минутларда безгә шелтәләүләр урынына игътибарлы мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен тирән рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сезгә имин тормыш юлы, гаиләләрегезгә бәхет телибез. Кустеневлар гаиләсе».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев