Кәҗәләр – иректә, ә тәртип икенче планда
Редакциягә Аксубай районы волонтерлары күңел түреннән чыккан сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
– Районда матурлык тудыралар. Башлык бездә уңайлы һәм матур булсын өчен тырыша – тирә-якта төзелеш эшләре кайный, парклар төзекләндерелә, чәчәкләр чәчәк ата. Без дә волонтерлар үзәге янында (автовокзал) чәчәкләр утырттык – күңел җылыбызны салып тырыштык. Бу хезмәтнең юкка чыгуын күрү бик аяныч һәм үкенечле. Безнең клумбалар янында һәм Золин урамы буйлап кәҗәләр көтү булып йөри. Аларны ирекле рәвештә урамга чыгаралар, һәм алар үзәк урамнарда утлап йөриләр. Бу хайваннар чәчәкләрне ашап кына калмый – алар аларны тамыры белән йолкып алалар, кеше хезмәтен юкка чыгаралар, – дип зарланалар хатын-кызлар.
Берәүләр районда тәртип урнаштыру өчен көчләрен керткәндә, кәҗә хуҗалары үзләренең битарафлыгы һәм җаваплысызлыгы белән бу тырышлыкларны юкка чыгаралар. Районда тәртип һәр ишегалдындагы тәртиптән һәм һәр кешенең җаваплылыгыннан башлана. Бу сорау кагыйдәләргә түгел, ә намуска кагыла.
Күптән түгел генә бистәдә яшәүче хатын-кызларның берсенең бакчасына кәҗәләр кереп, башта утырткан үсентеләрен өстән ашап чыккан булсалар, ә икенче тапкыр эштән кайткан төшкә, ул җиләк-җимеш һәм яшелчә утырткан урында буш аланга тап булган. Гаилә быелга җиләк-җимеш һәм яшелчә уңышыннан мәхрүм калды. Бу кемгә шатлык китерә: маллары булган һәм аларны карау бурычын үз өстенә алмаган кәҗә хуҗаларынамы? Иртән капканы ачып, хайванны ирекле утлап йөрүгә чыгарып җибәрү бик җиңел, көн буе азык өстендә мәшәкатьләнәсе түгел, ә кичтән канәгать кәҗә кайтып, сөт тә бирәчәк. Ә кемнеңдер ашап һәм таптап бетерелгән бакчасын күреп, ачы күз яшьләре коюы мөһим түгел.
– Россиядә авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә куярга мәҗбүр итүче норматив документ гамәлдә. Сарыклар һәм кәҗәләр өчен мәҗбүри маркировка кертелде, – дип аңлатты район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин.
Безне балачактан ук «Нәни принц» дигән фәлсәфи әсәр белән тәрбияләделәр. Төлке, нәни принцка мәхәббәт, дуслык һәм чын мәхәббәтнең асылын аңлатканда, болай ди: «Син үзең кулга ияләштергән һәркем өчен мәңге җаваплы». Күрәсең, барысы да моны мәктәп программасыннан үзләштермәгән, һәм тормышта да күршеләргә, башкаларның хезмәтенә һәм үзебез яши торган бистәбезгә хөрмәт белән карарга өйрәтмәгән. Фотога карагыз: бу көтү безнең район үзәген матурлыймы?
Җирле хакимият органнары малны ирекле йөрткән гаепле хуҗаларны ике мең сумнан алып, өч мең ярым сумга кадәр штраф салырга хокуклы. Без бу фактларны Аксубай бистәсе башкарма комитетына тапшырдык. Аларга «мөгезлеләр» һөҗүменнән зыян күргән бистәдә яшәүче ханым да мөрәҗәгать иткән. Шулай да чаралар күрелер дип өметләнәбез.
Әгәр дә сезнең күршеләрегез дә кәҗә, сарыкларны ирекле йөртсә, яисә сез аларның бакчагызга һөҗүменнән «корбан» булсагыз һәм хайваннарның хуҗаларын белсәгез, 2-75-82 телефонына шалтыратыгыз, ваемсыз хуҗаларны акчалата җәзага тартачаклар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев