Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Игелекле кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт

Быелның июнь башында безнең гаиләгә авыр сынау килде – йортыбыз янды.

Өч бала белән бернәрсәсез урамда басып калдык диярлек. Безнең өчен бу авыр вакытта бик күп игелекле кешеләр ярдәм кулы суздылар. Бүген, барысы да артта калгач, безгә шул катлаулы хәлдән котылырга ярдәм итүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкчелегендәге руханиларга, протоиерей Александр Качаев җитәкчелегендәге Аксубай гыйбадәтханәсе мәхәлләләренә, район башкарма комитетына (шәхсән Наталья Садовниковага), социаль яклау бүлегенә һәм шәхсән бүлек җитәкчесе Елена Зайцевага, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеевага, Аксубай, Заря, Савгач, Иске Тимошкино, Иске Үзи, Мюд, Иске Мокшино, Алексеевка, Федоровка һәм башка бик күп авылларда яшәүчеләргә, район оешмалары җитәкчеләренә гаиләбез өчен авыр булган көннәрдә матди һәм рухи ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Игелекле кешеләр ярдәме белән без яңа йорт сатып ала алдык, яшәү өчен шартлар булдырдык.

Сезгә Аллаһтан исәнлек-саулык, гаиләләрегезне гөнаһ-золымнардан саклавын сорап дога кылуымны дәвам итәчәкмен. Җир йөзендә шушындый изге җанлы кешеләр булган өчен Аллаһка рәхмәтлемен.

Хөрмәт белән рухани Александр Пасичук.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев