Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Яшьләр турында фикер үзгәрде

Район газетасы редакциясе «Игелекле эшләр почтасы»н ачты һәм бу Яңа ел алдыннан бик кулай.

Мин, даими әбүнәче буларак, яраткан газетамның мөрәҗәгатенә җавап итеп, яңа сәхифәдә горгаз белгече Руслан Федотов турында сөйләргә телим. Бу яшь кеше, үзенең эшкә мөнәсәбәте белән, минем яшьләргә карата фикеремне тулысынча үзгәртергә мәҗбүр итте.

Күптән түгел генә, бу төштән соң булды, минем фатирым ишеген бер кеше шакыды һәм бу яшь егет үзен газ хезмәте хезмәткәре дип таныштырып, планлы тикшерү кысаларында газ казанын карарга рөхсәт сорады. Җиһазны җентекләп тикшергәннән соң, ул шлангны алмаштырырга кирәклеген күрде. Аны кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм моның өчен тагын нәрсәләр кирәклеге турында әйтте. Руслан газ казанын ремонтлау белән шушы мизгелдә үк шөгыльләнә алмавы өчен гафу үтенде, ашыгуын, клиентларның көтеп торуларын аңлатты. Һәм якын көннәрдә керергә вәгъдә бирде.

Икенче көнне иртән ишектә кыңгырау чыңлагач, мин ул газ хезмәткәре булыр дип көтмәгән дә идем.

Дөресен генә әйткәндә, минем андый ихтирамлы мөнәсәбәтне күптән күргәнем юк иде. Ышанасызмы, хәтта күңелем күтәрелеп китте, яшисе килү теләге туды. Бу без, өлкән яшьтәге кешеләр өчен, игелекле, игътибарлы мөнәсәбәтнең менә ничек тәэсир итүен аңлата. Хәзер мин Руслан турында барысына сөйлим һәм бу дөрес дип уйлыйм. Безнең яшьләрнең ихтирамлы да, игътибарлы да икәнлеген барысы да белсен әле.

Ольга Стешина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игелекле эшләр почтасы