Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Яңа Кармәт урманында чаңгы юлын кар машиналары боза

Аксубайлыларның күбесе чаңгыда йөрү өчен Яңа Кармәт урманын үз итте.

Чаңгы юлын нарат урманы буенча салганнар – монда матур, саф һава. Көн саен бирегә дистәләгән кеше килә, ял көннәрендә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны берничә тапкырга арта. Кышкы урманның гүзәллегенә сокланырга гаиләләр, балалар белән киләләр. Әмма чаңгычыларның кәефен бозучылар да бар. Шушы көннәрдә безгә урманда кар машиналарында йөрүне өстен күрүчеләргә ризасызлык белдереп берьюлы берничә кеше мөрәҗәгать итте.
–Ахыр чиктә, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк инде, кар машиналарының хәрәкәт итү урыны итеп, шул исәптән балалар һәм пенсионерлар өчен дә салынган чаңгы юлын сайламаска да мөмкин бит. Кар машинасында урман эченәрәк кереп, башка матур урыннарны табарга яки чаңгы юлына параллель хәрәкәт итәргә дә була бит, – дип ачуланалар чаңгычылар. – Әйдәгез бер-беребезнең кәефен төшермик!
Безнең басмадан соң кар машиналары хуҗалары чаңгычыларның мөрәҗәгатен ишетерләр дип ышанабыз. Әйдәгез, тату яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев