Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Кире элемтә

Аксубайлыларны этләрне бәйдә тотарга чакыралар

Күптән түгел Аксубай шәһәр тибындагы балалар сәнгать мәктәбе янында балаларның юлны аркылы чыгарга курыкканнарын күзәттем, чөнки өч эт күрдем, аларның берсе ырылдап, калган икесенә ташланды.

Ярый әле янәшәдә ир-ат булды һәм этләрне куып җибәрде. Кешеләр, нигә этләрне капкадан урамга чыгарып җибәрәләр икән? Йортта асрала торган этләр булса кирәк – чөнки өчесендә дә муенчаклар күрдем. Хуҗалар өчен һәр эт яхшы һәм ягымлы, ләкин өердә булганда алар үзләрен бөтенләй башкача тота. Берсе агрессия күрсәтсә, алар өерләре белән кешегә ташланырга мөмкин. Бигрәк тә яклаучысыз булган балаларга һәм картларга. Татарстанда Казан янында этләр өеренең хатын-кызны талап үтерүе, районнарның берсендә этнең мәктәп укучысына ташлануы, Яшел Үзән янында пенсионерканы чак кына таламый калу очраклары булды бит инде. Безнең районга этләргә ау килгәндә, кайбер кешеләр моңа шулкадәр тискәре караш күрсәтәләр ки, барлык пабликлар да, этләрне алып китәләр, нинди начар кешеләр, дигән хәбәрләр белән тула! Шулай булгач, урамда этләрне тезгендә яисә күзәтү астында йөртә алмыйсыз икән, бәйләп тотыгыз яисә бөтенләй асрамагыз.

Галина Владимировна, шт Аксубай бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев