Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Аксубайда су бирү өзеклеге ешайды

Аксубайның төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамында яшәүчеләр су булмаудан зарланалар.

«Нурлат җылылык челтәрләре» АҖнең Аксубай бистәсендәге участок җитәкчесе Мансур Сәхабетдинов та шундый проблема булуын раслады.

– Су трассасында җитди аварияләр белән проблемалар юк, – дип шәрехләде Мансур Шамил улы. – Бакчаларга, бакча культураларына күпләп су сибәләр. Моннан тыш, бистәдә төзелеш елдан-ел күбәя бара, абонентлар саны арта. Су башнясындагы насослар су җыя алмый. Без су мәсьәләсен хәл итәргә тырышабыз, аларны көчлерәкләренә алыштырырга ниятлибез.

Коммуналь хезмәт халыкка суны саклык белән сарыф итүне сорый. Чөнки кайбер абонентлар бакчаларга күпләп су сиптергәндә, икенчеләре су булмаудан интегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев