Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Аксубай ветераны авылдашларына ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтен җиткерә

Редакциягә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният ветераны Наталья Леонтьева мөрәҗәгать итте.

Ул әйләнә-тирәсендәге кешеләргә шатлык, рәхмәт хисләре белдерүен безнең белән уртаклашырга теләде.

– Бүген иртән фермер Алексей Кондратьевка терлек азыгы ашлыгы буенча шалтыраттым. Озак вакыт та үтмәде, аның хезмәткәрләре ашлык белән капчыкларны безнең келәткә бушаттылар да инде. Тормыш иптәшем белән безнең өчен бу бик зур ярдәм! Яшебезгә бәйле без бу эшне үзебез генә оештыра алмыбыз. Телефоннан мин аңа оперативлык өчен рәхмәт белдергәч, Алексей шаяртып:

–Үз укытучыларыбызны ничек озак көттерик инде? – диде ул.

Минем ярдәмчел күршеләребез турында да сөйлисем килә. Савгач урта мәктәбе укытучысы Анатолий Охотников мәктәп укучылары белән бергә өй янында яткан утынны ярып, сарайга ташып, әрдәнә итеп өйделәр. Бердәм һәм тиз эшләделәр, безне бик сөендерделәр. Педагог-оештыручы Анна Николаева җитәкчелегендә тимурчылар да хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.

Тирә-юнебездә яшәүче кешеләрнең игелекле һәм кайгыртучан булуларына һәрвакыт инанам. Барлык волонтерларга, күршеләргә, урамда яшәүчеләргә изге гамәлләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Фото: Наталья Леонтьеваның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев