Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Аксубай техникумы ветераннарны онытмый

Белем бирү оешмалары волонтерлары тимурчылар хәрәкәте традицияләрен дәвам итәләр.

Берничә көн дәвам иткән көчле кар-бураннан соң, Аксубай һөнәри техникумы ветераннары, өлкән яшьтәге кешеләр, кар әсирлегеннән мөстәкыйль котыла алмадык.

Ишегалларын капка башына кадәр кар тутырды, ипи алыр өчен якындагы кибеткә чыгарлык та мөмкинлек булмады. Һәрвакыттагыча, ярдәмгә техникум волонтерлары ашыкты.

Ел саен кар күпләп яуган чорда универсаль технологияләр техникумы җитәкчелеге без, үз ветераннарын, аерым игътибар үзәгендә тота. Ул быел да үз традицияләренә тугры калды.

«Кар десанты» төркем җитәкчеләре башлангычында безнең ишегалларын санаулы минутларда кардан чистарттылар, сарайларга кадәр дә, хәтта юлга кадәр дә киң итеп сукмаклар ясадылар.

Безнең техникум җитәкчелегенә һәм, әлбәттә инде, студентларга рәхмәтебез чиксез. Хәзерге заман яшьләренең кызганырга да, шәфкатьлелек күрсәтергә дә сәләтле булуы куандыра.

В.А. Сулейманкин, Н.И. Козлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев