Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кире элемтә

Аксубай шәфкать туташлары теләсә кемне аякка бастырачак

Редакциягә район хастаханәсе хезмәткәрләренең осталыгы турында язуны сорап шалтырату килде.

Массаж – куллар белән кешенең йомшак тукымаларына һәм тиресенә йогынты ясау ысулы, ул сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә.

Медицина чыганакларында бу һөнәрнең билгеләмәсе шундый. Массажны авыртуны һәм мускулларның киеренкелеген бетерү ысулы буларак, борынгы заманнарда ук файдаланганнар. Борынгы Мисырда да авыртуның дислокацияләү урынын табып, аны ышку, тарату ярдәмендә авыртуны басарга тырышканнар. Авиценн белән Гиппократ үзләренең хезмәтләрендә шулай ук массажны организмны савыктыру чарасы буларак тәкъдим иткәннәр.

–Бу мәгълүмат нәрсәгә? – дияр укучыбыз.

Ә эш шунда ки, редакциягә район хастаханәсе массажисты Эльмира Ванчуринаның осталыгы турында сөйләүне сорап шалтырату килде.

– Эльмира Кераметдин кызы һәркемне аякка бастырачак, – дип хәбәр итте безгә телефон аша сөйләшкәндә Марина Иванова. – каламбур өчен гафу итегез, әмма аның бармаклары иң авыр хәлдәге хастаны да терелтергә сәләтле. Мин моңа үз өстемдә инандым. Мин аның осталыгы аркасында аякка бастым дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, безнең район хастаханәсендә һәр шәфкать хезмәткәре, табиб яки шәфкать туташы булсынмы, үзенең һөнәри функцияләрен төгәл башкара.

Бигрәк тә Елена Яругинаны билгеләп үтәсе килә, ул барысын да шундый елмаю белән эшли, хәтта авыру булып калу мөмкин түгел. Ул безгә теге яки бу прививка вакыты җиткәч, кайчан диспансеризация узарга кирәклеген онытырга ирек бирми.

Кыскасы, мондый белгечләр белән безгә бернинди авырулар да куркыныч түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев