Юл-транспорт һәлакәтендә 50 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде
Кичә Аксубайның әйләнеп узу юлында автомобиль тәгәрмәчләре астында калып, хатын-кыз һәлак булды.
Юл фаҗигасы 21:50 сәгатьтә Шоссе урамы буенча урнашкан 11нче йорт янында килеп чыккан. Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 24 яшьлек «Шевроле Лачетте» автомобиле йөртүчесе, Чистай тарафыннан Нурлат ягына таба барганда, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында ук вафат була.
Юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаручының машина йөртү стажы – 3 ел да 9 ай. Соңгы ике елда “Шевроле Лачетте” шоферы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 34 (!!!) тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
Фото Аксубай ЮХИДИ бүлеге архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев