Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Йорт яшен сугудан яна башлаган

Районда апрель ае башыннан бирле ике янгын очрагы теркәлгән.

Татар Майнасы авылында яшен сугу аркасында торак йорт янган. Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов шәрехләвенчә, ул янгын частендә эшләгән дәвердә – бу апрель аенда яшен сугудан килгән гадәттән тыш хәлнең сәбәбе булган бердәнбер очрак.

– Үз торагыңны яшеннән саклау өчен бинада яшен саклагыч һәм җир белән тоташтыру чыбыгы системасын урнаштырырга кирәк. Бу йөз процент гарантияне тәэмин итә, хәтта яшен сезнең йортыгызга эләксә дә, өегезгә дә, андагы бөтен кыйммәтле техникага да зыян килмәячәк, – ди районның баш коткаручысы.

Икенче янгын Аксубайда булган – шәхси хуҗалыкта мунча янган. Якынча сәбәп – мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Коткаручылар җылыту мичләрен мөмкин кадәр ешрак тикшерергә, аларны кабызуны балаларга ышандырмаска һәм караучысыз калдырмаска киңәш итә.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев