Яшел Үзәндә сукбай эт тешләгән кызны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән
2009 елгы кызга урамда сукбай этләр ябырылган.
Яшел Үзән шәһәренең Фрунзе урамында сукбай этләр яшүсмер кызны тешләгән.
Әлеге хәлнең шаһитлары вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Ашыгыч ярдәм» станциясендә хәбәр 12.17 сәгатьтә алынды, 12.30 да әлеге урынга ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадасы килеп җитте. 2009 елгы кызны хастаханәгә алып килделәр. Ботының өске өлешендә эт тешләгәннән калган җәрәхәт эзе бар», — диделәр район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.
Кыз балага хастаханәдә котыру авыруына каршы антрабик вакцина ясалган. Шуннан соң аны әнисе белән өенә озатканнар. Котыру авыруына каршы уколлар курсын ул сырхауханәдә дәвам иттерәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев