Узган җомгада Татарстанда биш ир-ат суга баткан
19 июньдә балыкка киткәч югалган ир-атның да мәетен тапканнар.
Бер көн эчендә Татарстанда биш ир-ат суда баткан. Алексеевск районының Масловка авылында Шкимерка елгасында иртәнге тугызлар тирәсендә 68 яшьлек ир-ат баткан.
Бер сәгать узганнан соң Кама Тамагы районында Куйбышев затоны тирәсендә Идел елгасыннан 46 яшьлек ир-атның мәетен табалар. Ул 19 июньдә балыкка киткәч үк югалган була.
Кичке бишләр тирәсендә Яшел Үзәндә Гаринское күлендә 44 яшьлек ир-ат баткан.
Кичке тугызда Әҗем авылында су сибү өчен җиһазландырылган буада 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Ир-ат исерек булган һәм су керергә теләгән.
Төнге 12ләр тирәсендә Балтач районының Нормабаш авылы янындагы буадан 22 яшьлек егетнең мәетен чыгаралар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев