Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Үсмер бала «ватрушка»да шуганда бозлы суда бата язган

Яр буенда боз ярылган урыннар күренә.

Мәскәүдә бер бала «ватрушка»да шуган чакта бозлы суга төшеп бата язган. Буаларның берсендә боз әле ныгып бетмәгән, ә үсмер малай бозны сынап карарга булган, дип яза РЕН ТВ.

Әлеге вакыйганы күреп торган шаһитлар видео төшереп алган. Кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Малай сулык уртасына кадәр диярлек шуып керә. Яр буенда боз ярылган урыннар күренә.

Башта малай шуышып китеп котылмакчы була, буаның уртасына таба китә, аннары кабат кырыйга таба чыга башлый. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакыралар. Баланы ата-анасына тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев