Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Төнлә Яшел Үзәндә мунчада ике кеше янып үлгән, ишек тыштан терәтеп куелган булган

«Ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Төнлә Яшел Үзән шәһәрендә мунчада ике кеше янып үлгән. Фаҗига урынын тикшергәндә, мунча ишегенең тышкы яктан лом белән бикләнгән булуы ачыкланган.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, «Ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, эшне тикшерү дәвам итә.

Алдарак «Татар-информ» Яшел Үзән янында мунчада бер ир-ат белән хатын-кызның һәлак булуын хәбәр иткән иде. Янгын узган төндә Новониколаевский бистәсендә Искра урамында булган. Янган мунча хәрабәләрен караганда 36 яшьлек ир-атның һәм 33 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев