Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Төнлә Татарстанда ике шәхси йорт янган, бер ир-ат һәлак булган

Узган төндә Әлмәт районының Нолинка авылы Лесная урамында янгын чыккан.

Биредә ике йортка ут капкан, шуларның берсендә кешеләр яшәгән. Бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр килгәндә ялкын ике йортны да тулысынча чолгап алган була, янгынның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән. Шулай ук бер өйнең түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән.

Янгын сүндерүчеләрне йортның хуҗабикәсе каршы алган, ул өй эчендә аның улы калырга мөмкин булуын әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр шунда ук янгынны сүндерергә керешкән. Ялкын нибары дүрт метр ераклыктагы күрше бинага да күчү куркынычы туган.

Тиздән янгынны сүндергәннәр. Кисәүләрне аралаган вакытта кешеләр яшәми торган йортның залында җимерелгән стена һәм түбә астында хуҗабикәнең 37 яшьлек улын табып алганнар. Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган дип фаразлана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев