Телефон мошенниклары гражданнарга һөҗүм итә
19 апрель көнне, иртән аксубайлының кәрәзле телефонына шалтыратып, банк хезмәткәрләренең аның исеменә счет аша 250 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерүен, хәзер исә, бу акчаны чит кешегә түгел, ә аның картасына күчерү өчен, кредит алу өчен яңадан заявка бирергә кирәклеген хәбәр итәләр.
Һәм ул, шалтыратучыларның бер-бер артлы биргән киңәшләре буенча, 250 мең сумлык кредитка заявка җибәрә һәм санаулы минутлар эчендә 206 608 сумга хуплау ала. Саклык банкы бүлекчәсенә барып, картадан 180 мең сум акча салдыра һәм күрсәтелгән номерларга 12 тапкыр акча күчерү операциясен гамәлгә ашыра. Ул үзенең мондый гамәлләре белән мошенникларның эзләренә төшәргә ярдәм итәм дип уйлый. Беренче шалтыратудан соң 2-3 сәгать эчендә ул мошенниклар кулына 180 мең сум акча күчергән.
Банкның икенче клиенты, пенсионер да шулай ук чак кына акчасыннан колак камый кала. Гәрчә, мошенниклар инструкциясен үтәсә дә, ул күпкә акыллырак булып чыга, соңгы минутта барысына да төшенеп, туктап кала. Аның чыгымы операция өчен процент сыйфатында нибары 1000 сум гына тәшкил иткән.
– Хокук саклау органнары вәкилләре кредит мошенниклары турында күпме генә тапкыр кисәтсәләр дә, гражданнар алар кулына барыбер эләгәләр һәм акчаларыннан колак кагалар, – дип сөйли тикшерүче Фәзилә Низамова. – Без барлык гражданнарга да таныш түгел номерларга җавап бирмәскә, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырган затлар белән сөйләшүләр алып бармаска киңәш итәбез. Шикләнәсез икән, үзегез картада күрсәтелгән телефон буенча банкка шалтыратып, мәгълүматны тикшерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев