Түбән Камада җиңел машина йөртүче «зебра»да бала белән хатын-кызны бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан 33 яшьлек хатын-кыз һәм 11 яшьлек кыз бала төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән.
Түбән Камада җиңел машина йөртүче 22 яшьлек ир-ат җәяүлеләр кичүендә бала белән хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Алдагы көнне 21 сәгать 30 минутта Корабельная урамында «Лада»ның 22 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, җәяүлеләр кичүеннән бала белән чыгучы хатын-кызга юл бирмәгән һәм аларны бәрдергән», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.
Авариядә 33 яшьлек хатын һәм 11 яшьлек кыз бала төрле җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә салына.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Госавтоинспекция РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев