Татарстанда янгын чыккан йорттан дүрт олы кешене һәм бер баланы коткарганнар
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын дөрес кулланмау аркасында чыккан.
Бүген төнлә Әлмәттә биш катлы йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр дүрт өлкән кешене һәм бер баланы урамга алып чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 2.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Гафиятуллин урамында 27нче йортның өченче һәм дүртенче каты арасындагы электр щиты януы турында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр өч минутта килеп тә җиткән. 65нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре подъездда куе ачы төтен таралуын ачыклаган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 12 кеше мөстәкыйль рәвештә, ике баланы әти-әнисе урамга алып чыккан.
Янгын сүндерүчеләр бишенче каттагы подъезддан дүрт олы кешене һәм ике яшьлек баланы коткарган. Ачы төтен аркасында, алар урамга үзләре чыга алмаган.
Янгын 4 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын дөрес урнаштырмау һәм кулланмау аркасында чыккан.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: МЧС РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев