Татарстанда янгын чыккан йортта кисәүләрне аралаганда хатын-кыз мәетенә юлыкканнар
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Бүген төнлә Спас районының Ямбакты авылы Муса Җәлил урамында бер йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына 2.39 сәгатьтә килгән. Тиз арада урынга килеп җиткән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндерергә керешкән.
Янгын сүндерүчеләр иртәнге якта кисәүләрне аралаган вакытта 56 яшьлек хатын-кызның мәетенә юлыккан. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев