Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда улын кыйнаган ирне малайның әнисе һәм бабасы полициягә тапшырган

Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган.

Актаныш районында яшәүче 38 яшьлек ир-атка җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елда ир-ат 12 яшьлек малаен даими рәвештә кыйнаган. Малайның әнисе һәм бабасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Өстәвенә, өлкән яшьтәге ир-ат малай тәнендәге кыйналган эзләрне телефон камерасына да төшереп алган.

Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган. Шунысын да искәртик: элегрәк аңа карата малайның әнисен газаплау турында җинаять эше кузгатылган булган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев