Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда тугыз яшьлек малай үзе генә балыкка киткән һәм батып үлгән

Чирмешән районы Күтәмә авылында 9 яшьлек малай елгада батып үлгән.

Аның мәетен авылдашлары судан чыгарган. Бу турыда кичә 23.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, якынча белешмә буенча, 9 яшьлек малай көндез үзе генә Күтәмә елгасына балыкка киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Баланы авылдашлары, полиция һәм 73нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре эзләргә чыккан. Алар малайның әйберләрен яр буенда күреп алганнар. Аннары һәлак булган баланың мәетен елгадан табалар.

Бала су коенырга теләгән булуы ихтимал. Әмма ул суда бата башлаган, кызганычка, аның янында ярдәм итүче булмаган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев