Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда өч бала һәм бер өлкән кеше фейерверк белән яраланган

Кичә иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Казанда Чистай урамыннан Балалар республика клиник хастаханәсенә 17 яшьлек яшүсмерне китергәннәр. Ул пешкән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, фейерверк аркасында яшүсмернең иңбашы һәм кул чугы пешкән. Яшүсмерне хастаханәгә салганнар.

Иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Столбище авылында 38 яшьлек ир-атның күзе һәм бите пешүе турында хәбәр килә. Ул хастаханәдә калудан баш тарткан.

«2023 елның беренче көнендә Республикада һәлакәтләр медицинасы республика үзәге мәгълүматлары буенча, пиротехника куллану нәтиҗәсендә 4 кеше имгәнгән, шул исәптә өч бала да бар», - диделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев