Татарстанда машина су тулы чокырга төшеп киткән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда машина су тулы чокырга төшеп киткән

Авария Әлки районының Юхмачы авылында булган.

Әлки районының бер авылында машина су баскан чокырга төшеп киткән. Шаһитлар аны видеога төшергән. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә басылып чыкты.

Юхмачы авылында төшерелгән кадрларда чит ил машинасының юл янындагы зур чокырга төшеп китүе күренә.

Йөртүче машинасын туктатырга тырышса да, булдыра алмый калган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: социаль челтәрләрдән.


Нет комментариев