Татарстанда М7 юлында җиңел машина тимер киртәгә килеп бәрелгән, өч кеше зыян күргән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М7 юлында җиңел машина тимер киртәгә килеп бәрелгән, өч кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озатканнар.

Бүген төнге дүртенчеләр киткәч М7 трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар агентлыкка белдергәнчә, Toyota автомобилен идарә итүче хатын-кыз зур тизлектә юл кырыендагы тимер киртәгә килеп бәрелгән.

«Нәтиҗәдә, ике хатын-кыз һәм 5-7 яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Бала аркасы авыртуга зарланган. Барысын да хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте алар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев