Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машина йөртүчесенең башы имгәнгән
Республиканың Лаеш районында кичә кичке сәгать унберенчедә юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шаһитлар сөйләгәнчә, «Лада X-Ray» кроссоверы йөртүчесе машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.
«Юл-транспорт һәлакәте урыныннан машина йөртүчене алып киткәннәр. Ул башы имгәнүгә зарланган», - диде һәлакәт шаһитлары.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев