Татарстанның Алексеевск районында Алексеевск – Высокий Колок трассасының 18 нче километрында «Лада» машинасы рулендәге 37 яшьлек ир-ат югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.
Көчле бәрелүдән җиңел машинаның алгы өлеше изелеп беткән. «Лада» йөртүчесе алган яраларыннан урында ук һәлак булган, дип хәбәр иттеләр республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә.
ЮХИДИ хезмәте юл хәрәкәтендә катнашучыларның барасын да сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев