Татарстанда җиңел автомобиль юл читенә төшеп әйләнеп капланган, ике яшүсмер имгәнгән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда җиңел автомобиль юл читенә төшеп әйләнеп капланган, ике яшүсмер имгәнгән

Кичә төнге унберләр тирәсендә республиканың Чистай районы Каргалы авылында юл-транспорт һәлакәте булган.

 

Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ике яшүсмер утырган Opel автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ике үсмерне алып китте. Аларга 16-17 яшьләр тирәсе», - дип искәртте шаһитлар.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев