Татарстанда ике машина катнашындагы һәлакәттә ике бала анасыз калган
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике машина катнашындагы һәлакәттә ике бала анасыз калган

Бүген Чистай районында Казан-Оренбург юлының 146нчы чакрымында Hyundai автомобиле белән йөк машинасы бәрелешкән.

Якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешү нәтиҗәсендә автомобиль тулысынча диярлек яньчелгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, руль артындагы хатын-кыз урында ук үлгән. Машинада арткы утыргычтагы ике бала булган, алар имгәнгән.

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев