Арча районы хастаханәсендә бу авариядә зыян күргән биш олы кеше һәм өч бала бар.
Хастаханәдә Татарстанда җиңел машина бәрелешендә зыян күрүчеләрнең берсе үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» алдан бүген «Рено» һәм «Лада» машиналары катнашында Арча районының Иске Төрнәле авылы янында кичке алтыда юл-транспорт һәлакәте булганлыгын хәбәр иткән иде.
«Барлык зыян күрүчеләрне Арча районы үзәк хастаханәсенә китергәннәр. 33 яшьлек ир-ат алган имгәнүләрдән хастаханәдә вафат булган. Тагын биш өлкән кешенең хәлен табиблар авыр дип бәялиләр. Биш, җиде һәм уналты яшьлек өч бала да хастаханәгә китерелгән. Хәзерге вакытта бер балага операция ясыйлар», - дип сөйләде «Татар-информ»га ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: очевидцы
Нет комментариев