Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда Яңа ел башыннан бирле 44 янгын булган, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән

2023 ел башыннан бирле республикада 44 янгын теркәлгән, аларда дүрт кеше һәлак булган, дүртесе зыян күргән, 14 кешене коткарганнар.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Саксыз тәмәке тарту, ут белән саксыз эш итү, мич һәм төтен юлының төзек булмавы, электр җиһазы һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозуны янгынның төп сәбәпләре арасында китерергә мөмкин. Шул ук вакытта, нәкъ менә саксыз тәмәке тарту янгын чыгуга һәм шуннан соң кешеләр үлеменә китергән иң еш очрый торган сәбәп булган.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе исерткеч эчемлекләр белән артык мавыкмагыз, урын-җирдә дә, өйдә дә беркайчан да тәмәке тартмагыз дип кисәтә. Балаларны караучысыз калдырмагыз, иң яхшысы – аларны янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез.

Төзек булмаган яки кулдан ясалган электр приборларыннан беркайчан да файдаланмагыз. Шулай ук өйдән чыгып киткән чагында электр приборларын һәм газ җиһазларын эшләтеп калдырмагыз.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев