Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда өч яшьлек бала үлгән юл-транспорт һәлакәтенә бәйле җинаять эше кузгатылды

Бүген иртән Татарстан юлында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 3 яшьлек сабый үлгән.

Тикшерү комитеты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча җинаять эше ачты.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр авария урынын карый, экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Эшне тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

«Татар-информ» Түбән Кама – Чистай трассасында «Лада Гранта» һәм Mitsubishi машинасы бәрелешкән куркыныч авария турында хәбәр иткән иде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» салонындагы 3 яшьлек кыз бала үлгән, аның 6 яшьлек абыйсы төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Шулай ук аларның әтисе, машина белән идарә иткән әнисе һәм чит ил машинасының 31 яшьлек пассажиры да зыян күргән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев