Татарстанда өч кеше һәлак булган янгыннан соң җинаять эше кузгатылды
Янгында өч кеше һәлак булган.
Яңа Николаевск бистәсендәге ике катлы торак йортта чыккан янгыннан соң саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылды. Әлеге янгында өч кеше һәлак булды.
«Тикшерүне Яшел Үзән прокуратурасы контрольдә тота», — дип ачыклык кертте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы иртән республиканың Яшел Үзән районындагы ике катлы йортта янгын чыгуын хәбәр иткән иде. Янгында өч кеше һәлак булган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев