Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда авариядә бер машина йөртүче үлгән, икенчесе – хастаханәдә

Кичә Татарстанның Лаеш районында, Казан – Оренбург трассасының 66нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Шаһитләр әйтүенчә, Полянка авылы янында «Лада» автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм KIA машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Ике машина да юл читенә төшеп киткән.

«Лада» автомобиленең йөртүчесе шунда ук үлгән. Ул иминлек каешын эләктермәгән булган. KIA машинасының йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган, аны хастаханәгә озатканнар. Ул иминлек каешын эләктергән булган», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Дәүләт инспекциясендә искәртүләренчә, иминлек каешын куллану алгы утыргычта барган пассажир һәм йөртүченең һәлак булу яки имгәнү куркынычын – 50, арткы утыргычта барган паcсажирларның исә 25 процентка киметә. Машина әйләнеп капланган очракта исән калу мөмкинлеген 5 тапкыр арттыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев