Хәвеф-хәтәр

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында Аксубай районында өй янган, аның хуҗасы утта һәлак булган

Аксубай районында янгын чыгып өйне тулысынча юк итте, ут йорт хуҗасының гомерен алып китте, дип хәбәр иттеләр Россия МЧС ның ТР буенча ГУның матбугат хезмәтендә.

Бүген Шәрбән авылында иртәнге сәгать өчләр тирәсендә шәхси йорт янып китә. 102 нче янгын часте янгын сүндерүчеләре ашыгыч рәвештә фаҗига урынына килә.
Алар килгән вакытта ялкын телләре өйне тулысынча чолгап алган була, утның якындагы сарайга ташлану куркынычы зур булган. Күршеләр өй эчендә хуҗаның булу ихтималы турында әйтәләр.

Ярты сәгать дәвамында 99 квадрат метр мәйданда янгын тулысынча сүндерелә, ләкин ут корылманы юк итәргә өлгерә. Янгынга каршы көрәшкән ваакытта янгын сүндерүчеләр 57 яшьлек ир-атның җәсәден табалар.

Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта саксызлык.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев