Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Рульдә йоклаган Башкортстан йөртүчесе Татарстанда газ ташу машинасына бәрелеп үлгән

Авария кичә иртән Казан – Оренбург трассасында Алексеевск торак пункты янында булган.

Башкортстаннан килүче шофер руль артында йоклап китеп, Татарстанда газ ташый торган машинага барып бәрелә һәм һәлак була.

Шаһитлар сүзләренә караганда, авария кичә иртән иртүк Казан — Оренбург трассасында Алексеевск торак пункты янында булган.

Башкорт номерлары булган внедорожник шоферы юлда барганда руль артында йоклап киткән. Ул зур тизлектә барган килеш туктап торган машинага барып бәрелгән.Туктап тора торган машина газ ташыган.

«Машина руле артында 50-55 яшьлек ир-ат иде. Автомобильдән алганда ул үлгән иде инде», — диде вакыйга шаһитлары.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев