Руль артында өч тапкыр исерек килеш тотылган
ДПС хезмәткәрләре өченче тапкыр исерек килеш руль артына утырган Аксубай районында яшәүче 33 яшьлек ир-ат тоткарлаган.
Транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы булмаган килеш, ул инде өченче тапкыр руль артына эчкән килеш утырган – бу юлы дәүләт автомобиль инспекторлары антигеройны Шоссе урамында тоткарлаган.
Административ закон кысаларында инде ике тапкыр җәзага тартылган сәрхүш машина йөртүчегә карата ике йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки хөкем ителүченең башка кереме күләмендә штраф салу, билгеле бер вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү, яисә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләү, яисә өч елга кадәр билгеле бер вазыйфалар биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү, яисә ике елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев