Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Пенсионерның 35 мең сум акчасын алганнар, залогка “курчак” калдырганнар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә мошенниклыкның яңа, контактлы төре теркәлгән.

Район үзәге урамнарының берсендә өенә ашыккан пенсионерга яшь ир-ат мөрәҗәгать итә. Зыян күрүче билгеләп үткәнчә, ул дулкынланган, күзләре моңсу була.

Ул иптәшенең авариягә юлыгуы, аңа ашыгыч рәвештә кыйммәтле операция таләп ителүе, финанс ярдәм кирәк булуы, тик ул үзе бүген банк счетыннан акча салдыра алмавы турында сөйли. Үзе белән бары номерлы купюралар гына булуын, тик алар эшчеләргә эш хакы бирү өчен каралган булуын, аларны кулланырга ярамавын белдерә.

Шул ук вакытта ир-ат телефонның тавышын көчәйтеп куеп, башта банкка, аннары хастаханәгә шалтырата һәм зыян күрүче сөйләшү шаһиты була.

Мошенник кызгану хисләре тудыра – пенсионер, үзе белән акчасы булмавы, әмма ерак түгел генә яшәвен, 30 мең сум тирәсе акчасы булуын әйтә. Мошенник шунда ук автомобильгә утырырга, пенсионер яшәгән йортка кадәр барырга тәкъдим итә. Мошенник йөртүче белән бер сүздә була.

Зыян күрүченең өендә мошенник пенсионердан операциягә вәгъдә ителгән 30 мең сум акчаны да, кунакханәдә кунып чыгу өчен тагын биш мең сум акчасын да ала. Алмашка, залог итеп, пенсионер хезмәт хакы түләү өчен каралган акчаны калдыруны сорый. Ир-ат пенсионерга залог итеп бер пачка купюра калдыра, аңардан бу акчаларны туздырмауны сорый. Ә 35 мең сум акчаны иртәгә үк китереп бирергә вәгъдә итә.

Чакырылмаган кунак өйдән чыгып, машинага утырып киткәч, зыян күрүче калдырылган «акчаларны» тикшерергә була – төргәктә «курчаклар» гына була. Пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә. Ул мошенникларның йөзен дә, автомобиль маркасын да исендә калдырмый.

– Моңы кадәр мошенниклар гражданнарны контактсыз, телефон буенча алдады. Хәзер активлаштылар һәм тагын да кыюрак булдылар, – дип шәрехли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәзилә Низамова. – Авылларда пенсионерлар күп яши, авыл җирлекләре башлыкларына, район гражданнарына игътибарлы булырга, контактлы мошенниклык фактлары турында кисәтергә чакырып мөрәҗәгать итәбез. Торак пунктлар урамнарында пәйда булган башка төбәк номерлары белән чит машиналарга игътибар бирергә кирәк. Якыннарга, туганнарга үзләренең карт әти-әниләренә чит кешеләрне өйгә кертмәскә, урамда таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүләр алып бармаска, аларның сүзләренә һич кенә дә ышанмаска кирәклеге турында кисәтергә кирәк. Мошенниклар кызгандыра торган вакыйгалар уйлап чыгаралар, тик алар пенсионерлар өчен акча югалту белән генә түгел, тагын да аянычлырак тәмамланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев