Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Өстәлдә караучысыз калдырылган шәмнәр Казан гимназиясендә янгын чыгуга сәбәп булган

Узган дүшәмбе кичендә, 19 декабрьдә, 101 янгын сагы номерына Казанның Баруди урамындагы 4нче интернат-гимназиядә янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Бинаның өченче катында өстәлгә ут капкан, янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Аны директор ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергән.

Нәтиҗәдә, гимназиядән 130 кешене (шуларның 115е – балалар) эвакуацияләгәннәр. Аларның берсе дә зыян күрмәгән, интернат-гимназиянең торак корпусы бинаның каршы ягында урнашкан.

Соңрак ачыкланганча, гимназиянең бер хезмәткәре, өстәлдә шәмнәр кабызып, аларны караучысыз калдырган. Кайсыдыр мизгелдә ялкын өстәлгә күчкән һәм янгыннан саклану системасы эшли башлаган. Янгынны сүндерү һәм укучыларны эвакуацияләү буенча гимназия хезмәткәрләренең оста эш итүе нәтиҗәсендә фаҗига булмый калган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев