Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Омск өлкәсенең Каракүл авылында, янгын чыгып, 25 корылманы юк иткән

Каракүл авылына XVI йөздә нигез салынган, аның төп халкы – Себер татарлары.

Омск өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылында зур фаҗига булган. Авылда зур янгын чыгып, 25 корылманы (шуларның берсе — азык-төлек кибете, ундүрте — торак йорт, унысы — хуҗалык корылмасы) көлгә әйләндергән. Бу тулы бер торак пункт дигән сүз.

Омск өлкәсенең «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы шул хакта хәбәр итә.

Каракүл авылы Үләнкүл авыл җирлеге составына керә, анда «Себер татары утары» этнокомплексы эшли. Әлеге комплексны Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Президент грантлары фонды ярдәме белән төзегән. Каракүл авылына XVI йөздә нигез салынган, аның төп халкы — Себер татарлары.

Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе халыктан акча җыюы хакында игълан итә. Ярдәм күрсәтүгә бәйле тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев