Нурлатта водолазлар исерек килеш су керергә уйлаган ир-ат мәетен елгадан чыгарган
Кичә иртән Нурлатта, Яр буе урамы тирәсендә, 3нче янгын-коткару отряды водолазлары Кондырча елгасыннан, яр буеннан 30 метр ераклыкта 59 яшьлек ир-ат мәетен судан чыгарган.
Ул 5 август кичендә су коенган вакытта баткан. Ир-ат исерек хәлдә суга кергән дип фаразлана.
Ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев