Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Нурлатта шәхси йортта чыккан янгында яшүсмер һәлак булган

Нурлатта Чернышевский урамындагы шәхси йортта янгын сүндергән вакытта 15 яшьлек үсмернең мәетен табып алалар.

Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Башта янгын сарайда башлана, аннары ут яшүсмер булган йортка күчкән. Аның әти-әнисе бу вакытта эштә, ә әби бакчада эшләгән.

Гаилә имин саналган, профилактик исәптә тормаган. Вакыйга урынына Нурлат прокуроры Сәяр Зыятдинов килгән. Әлеге фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген янгын турындагы хәбәр иртәнге тугызынчы яртыда 101нче янгын сагы номеры буенча алынган. Янгын мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы версиясе буенча, янгын мунчада башланган, ә аннан соң торак йортка күчкән. Янгын чыгу сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре билгеләячәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев