Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Мошенниклар йөзләрен үзгәртә яки бер презентация тарихы

Аксубай кафеларының берсендә массаж креслолары һәм башка товарларны презентацияләү узачагы турында хезмәттәшләремнән ишетеп белдем.

Барыргамы, юкмы, дип озак шикләнеп тордык. Бушлай массаж, шуңа өстәп барысына да вәгъдә ителгән смарт-сәгатьләр – файдага булачак, дип юл тоттык. Өстәвенә хезмәттәшебез, узган очрашу вакытында үзенә бүләккә сыйфаты буенча начар булмаган үтүк бирүләре турында сөйләде.

Кафеда безне ачык йөз белән, әмма бераз сагаеп каршы алдылар. Безне кем чакырып китерүе белән кызыксындылар – залга чакырдылар, дөрес, нәрсәне дә булса телефонга төшерергә рөхсәт итмәделәр.

Залда ике дистәгә якын кеше җыелган иде инде, аларның күбесе безгә таныш иде. Презентацияне оештыручыларның барысы да картинкадагы кебек, эшлекле костюмнардан, ялтырап торган аяк киемнәреннән, барысы да шулкадәр итәгатьле. Презентациягә нигезле әзерләнгәнлекләре күренеп тора – видео проектор, уйнату өчен товарлар, партнер-фирмадан призлар.

Презентацияне алып баручы, массаж җайланмалары эшен күрсәтү сәбәпле, бүген һәркем бушлай массаж сеансы алачак, дип игълан итте, фирманың Россиянең берничә шәһәрендә презентацияләр уздырачагы турында сөйләде, теркәлү вакытында бирелгән талоннарның туры эфирда уйнатылачагы турында белдерде. Шулай итеп, эш башланды: бәясе 70 мең тирәсе торган тузан суырткыч тәкъдир ителде, ә катнашучыларга аны 30 процентлы ташлама белән бирәчәкләр икән (чөнки яңа гына чыккан марка, ул әле сатуда юк, имеш). Шулай ук кул белән ясый торган массаж җайланмасы, эчке кием комплекты һ.б. тәкъдир ителде.

Экранда фамилияләре күренгән беренче бәхетлеләрне аерым өстәлләр артына чакырдылар, алар аннан кире тормадылар инде. Ә дәрт арта гына барды, алып баручы башта массажерны 200 мең сумга сатып алырга тәкъдим итте, ә аннан соң, «безгә көтмәгәндә җитәкчеләр шалтыратты һәм ташлама ясады – бөтен товарны 60 мең сумга алырга тәкъдим итәбез", – дип хәбәр итте. Шул арада презентациядә катнашучыларны бер-бер артлы өстәлләр артына чакырдылар һәм кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр. Эшнең асылына төшенгән аудитория, шул исәптән без дә, калган катнашучыларга үгетләүләргә бирешмәскә ышандыра башладык. Хәтта интернет-кибетләрдә тәкъдир ителгән товарларның бәясе мондагыдан күпкә арзан: шул ук кресло-массаж ясау җайланмалары 11 мең сум тора, ә кул белән массаж ясау җайланмасы 24 мең сум түгел, ә 5 биш мең сум. Бәхеткә, аларның барысы

да, безнең кебек, бушлай сыр – вәгъдә ителгән смарт-сәгатьләр артыннан килгәннәр икән. Нәтиҗәдә, ике пенсионер ханым аздан гына алдакчылар корбаны булмады, алар өстәл артына утырып, үзләренең пенсия таныклыкларын алып, табышлы сатып алуга кредит рәсмиләштерергә ниятләделәр. Безнең коллегаларга, “тәкъдир итүчеләр уенына” турыдан-туры тыкшынмыйча, аларның берсенә телефоннан шалтыратып, процессны өзү мөмкин булды. Шул рәвешле без пенсионерларны коткарып калдык.

Өстәлләр янына безне берничә тапкыр чакырдылар: без товар сатып алу, кредит рәсмиләштерү тәкъдимнәренә, актерлык осталыгыбыз җиткәнче: якынлашып килүче бәйрәм хөрмәтенә безгә массажер бүләк итегез әле, без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез, хәзер иремә шалтыратып, товарны карарга чакырам, дип аларны шактый аптыраттык. Безне алар, сез бик чибәр, барысын да үзегез хәл итәсез: кемгәдер шалтыратып, аларны борчырга кирәкми, дип инандырырга тырыштылар. Нәтиҗәдә башка товарлар арасында санаторий-курортта дәвалануга купон-ташламалар да «уйнатылды” хәтта. Ә аларда бернинди мөһер дә, аларны тәкъдим итүчеләрнең имзалары да куелмаган иде.

Бу юлы без кешеләргә чираттагы мошенниклар кармагына эләкмәскә ярдәм итеп, бушлай смарт-сәгатьләр алып (өч сәгать буена тәкъдир итүчеләрнең ялганнарын бушка көтеп утыра алмыйбыз бит инде), өйләребезгә таралыштык.

Тик без барасын да коткара алмаганбыз икән – шул көннәрдә экранда беренче отыш “бәхетлеләренең” берсе полициягә мөрәҗәгать итте. Анардан 120 меңнән артык суммага кредит алдыртканнар. Монда мошенниклык гамәле күз алдында булса да, аны исбатлап булмый. Ир үз теләге белән банк белән гражданлык-хокукый килешүенә кул куйган, товарны алган, аның бәясе ун тапкыр кыйммәтрәк торса да! Кредитны аңа түләргә туры киләчәк! Үзенең тир түгеп алган акчасын ул кире кайтара алмый инде!

Без тәкъдир итүне оештыручылардан, ниндидер товар сатып алу теләге туса элемтәгә керү өчен реквизитларын, телефон номерын калдыруларын үтендек. Тик алар, презентация төрле шәһәрләрдә уздырыла, бирегә кабаттан килә алмыйбыз, чөнки бу зур чыгымнар таләп итә, дип җавап кайтардылар.

Без аларга, сез кешеләрне алдап йөрисез, дип ачыктан-ачык итеп әйттек, тик алар мәкерле елмайдылар һәм, бер урында әйләнеп торган пластинка кебек, сәламәтлек барыннан да кыйммәт дигән сүзләрне кабатлауларын дәвам итеп, янәдән үзләренең товарларын тәкъдим иттеләр.

Район халкына мөрәҗәгать итәбез: игътибарлы булыгыз, презентацияләр, кешеләрдән теләсә нинди юл белән акча алу өчен, абруйлы фирмалар исеме астында үткәрелә. Уяу булыгыз! Яки безнең кебек презентациягә бушлай массаж сеансы алу, күңел ачу һәм бушлай бүләк алу өчен генә барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев