Мошенниклар өчен кредит рәсмиләштергән
Районда мошенниклар кармагына эләккән тагын бер хатын-кыз үз исеменә кредит рәсмиләштергән.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, хатын-кызны элеккеге схема буенча – синең артка кредит рәсмиләштерелгән һәм аны кичекмәстән гамәлдән чыгарырга кирәк, дип алдаганнар. Зыян күрүче мошенникларның психологик йогынтысы ярдәмендә, 360 меңнән артык суммага кредит рәсмиләштергән.
Өстәвенә, аның элек тә банктан алган кредитлары булган, ул авылда яши һәм бу аның өчен дә, гаиләсе өчен гаять зур матди зыян! Чөнки кредитны кайтарырга туры киләчәк, әле тагын процентлары белән, барлык документларга да ул үзе кул куйган. Ә акчаны мошенникларга күчергән!
Алдаудан котылуның иң җиңел юлы – чит-ят номерлардан шалтыратулар кабул итмәү, җавап бирдегез икән инде – мошенниклар әйткән банкның кайнар линиясенә шалтыратырга иренмәгез.
Куркып калган очракта, ничек кенә эш белән мәшгуль булсагыз да, счетыгызга мошенникларның кул сузуы турында якыннарыгызга хәбәр итегез. Бер баш – яхшы, ике баш тагын да яхшырак, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Янәшәгездә булган кеше хәлне башкача кабул итәр һәм сезгә алданырга юл куймас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев